2014 елның 20 маенда Чаллы зонасы торак инспекциясе Татарстан Республикасының Минзәлә районындагы торак йортларга капиталь төзекләндерү эшләренең барышын тикшерде. Капиталь төзекләндерүнең адреслы программасына барлыгы 9 күпфатирлы торак йорт кертелгән. Подрядчы оешма тарафыннан 2014 елгы капиталь төзекләндерү буенча адреслы программа нигезендә фасадларны, түбәләрне, подъездларны төзекләндерү; электр белән тәэмин итү, салкын су буенча инженерлык челтәрләрен, канализация торбаларын алмаштыру эшләре башкарыла.