06.03.2014 ел, № 142 ТР МК Карары нигезендә 40 муниципаль райондагы 793 торак йорт 2014 елгы капиталь төзекләндерү программасына кертелгән. Финанслау күләме - 4,68 млрд. сум. Торак фонды мониторингы мәгълүмати-аналитик системасы күрсәткечләре буенча, башкарылган эшләрнең күләме 2085,84 миллион сум яки программаның 45 процентын тәшкил итә.
2014 елның 30 маена кадәр эшләр 40 муниципаль райондагы 784 күпфатирлы йортта башланган. Соңгы ике атнада 23 йортта эшләр старт алган. 36 муниципаль районда (Әгерҗе, Азнакай, Аксубай, Актаныш, Алексеевск, Әлмәт, Апас, Арча, Баулы, Балтач, Буа, Югары Ослан, Биектау, Чаллы ш., Алабуга, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Кукмара, Лаеш, Лениногорск, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Нурлат, Питрәч, Балык Бистәсе, Сарман, Спас, Тәтеш, Тукай, Теләче, Чистай, Ютазы) эшләр капиталь төзекләндерү программасына кертелгән барлык йортларда да башланган.
2014 елда капиталь төзекләндерелүче йортларда башланган эшләрнең төрләре:
җылылык белән тәэмин итү системасын төзекләндерү – 216 йортта;
кайнар су белән тәэмин итү системасын төзекләндерү – 121 йортта;
салкын су белән тәэмин итү системасын төзекләндерү – 315 йортта;
су бүлү системасын төзекләндерү – 306 йортта;
электр белән тәэмин итү системасын төзекләндерү – 247 йортта;
түбәне төзекләндерү – 360 йортта;
фасадны төзекләндерү/җылыту – 405 йортта.
9 муниципаль районда (Апас, Бөгелмә, Биектау, Казан ш., Чаллы ш., Лаеш, Балык Бистәсе, Саба, Спас) 22 күпфатирлы йортта капиталь төзекләндерү эшләре төгәлләнгән.
2014 елгы капиталь төзекләндерү барышында Татарстан Республикасының Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан 1335 тапкыр күпфатирлы йортларда тикшерү үткәрелгән, җитди бозулар өчен 12 күрсәтмә бирелгән, билгеләнгән вакытка 9 күрсәтмә үтәлгән. Калганнары ТР ДТИ контролендә.