Баулыда кайнар су белән тәэмин итүгә дөрес хисапланмаган

2014 елның 5 июне, пәнҗешәмбе

       Бөгелмә зонасы торак инспекциясе Баулы шәһәренең С.Сәйдәшев урамындагы 19, 19а, 21, 23, 23а, 26, 27, 29, 31, 33, 34 йортлары буенча кайнар су белән тәэмин итүгә хисапланган түләүләрнең нигезле булу-булмавы мәсьәләләренә карата гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карады, нәтиҗәдә “Наш двор” ТМШ коммерцияле булмаган оешмасының “кайнар су белән тәэмин итү” хезмәте буенча хисапларында җитешсезлекләр ачыкланды.

         Бирелгән күрсәтмә буенча, “Наш двор” ТМШ тарафыннан әлеге хезмәт буенча фатирларның милекчеләренә 157807 сум кире хисапланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International