Йортлар буенча өлкәннәр белән очрашу

2014 елның 4 июне, чәршәмбе

         2014 елның 28 маенда Түбән Кама зонасы торак инспекциясе башлыгы Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы А.Р. Метшинның йортлар буенча өлкәннәр белән очрашуында катнашты, чара Түбән Кама шәһәренең № 11 микрорайонында № 35 лицей бинасында үтте.

Ике сәгатьтән артык дәвам иткән очрашуда торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә башкарылган эшләр турында хисаплар тыңланды, халыкның торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен түләүдәге әҗәтләре һәм түләмәүчеләргә карата көрәш чаралары, әлеге эшләрдә йорттагы өлкәннәрнең роле, идарәче оешмалар һәм ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан күрсәтелүче торак-коммуналь хезмәтләрнең сыйфаты, йортларда ОДН буенча түләүләрнең барлыкка килү сәбәпләре һәм аларны киметү юллары, капиталь төзекләндерү фондын булдыру мәсьәләләре һәм башкарылмыйча калган һәм хәзерге вакытта үтәлергә тиешле эш төрләрен башкару тәртибе кебек көн кадагындагы проблемалар күтәрелде. Бирелгән сорауларның күпчелеге йортлардагы баскыч мәйданчыкларын, магистраль һәм кварталлар эчендәге юлларны төзекләндерү, йорт яны территорияләрен тәртипкә китерүгә багышланган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International