2014 елның 27 май көнендә Бөгелмә һәм Лениногорск шәһәрләрендә ТКХ мәсьәләләренә багышланган киңәшмәләр булып узды, аларда ИК, ТМШ, ресурслар белән тәэмин итүче, хезмәт күрсәтүче оешмалар, йортлар буенча өлкәннәр катнашты.
Бөгелмә шәһәрендә булып узган әлеге киңәшмәдә ТР Дәүләт торак инспекциясе башлыгы С.А. Крайнов, һәм шулай ук муниципаль берәмлек башлыгы И.А. Касыймов катнашты. ТР ДТИ башлыгы С.А. Крайнов киңәшмә азагында анда катнашучыларның сорауларына җавап бирде.
Чарада барлыгы 170тән артык кеше катнашты.
Лениногорск шәһәрендә булып узган киңәшмәдә барлык идарәче оешмалар һәм йортлар буенча өлкәннәр – җәмгысе 70 кеше катнашты. Барча сорауларга ТР ДТИ башлыгы С.А. Крайнов җавап бирде, һәм шулай ук йортлардагы өлкәннәргә элегрәк капиталь төзекләндерү буенча махсус исәптә акча җыю карары кабул ителгән КФЙ йортларда әлеге акча суммаларын җыю буенча аңлатмалар бирде.
Белешмә өчен, Лениногорск шәһәрендә 3 йортта махсус исәптә акча җыю карары кабул ителгән.
Әлеге киңәшмәдән соң йортлардагы өлкәннәр тарафыннан, бу хакта соңрак хәбәр җиткерелеп, капиталь төзекләндерүгә акча суммаларын җыю буенча карар кабул итү өчен яңадан җыелыш үткәрергә кирәклеге турында карар кабул ителде.