Чистай шәһәре прокуроры өлкән юстиция киңәшчесе Р. Г. Хәкимҗанов 2014 елның 26 маенда Чистай муниципаль районы территориясендә эшчәнлек башкаручы, контрольдә тотучы органнарның җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде, анда Чистай зонасы торак инспекциясе башлыгы катнашты.
Киңәшмәдә контрольдә тотучы органнарның җитәкчеләренә 2014 елның 22 маенда ТР Прокуратурасында үткән ведомствоара киңәшмәдә кабул ителгән карарлар җиткерелде. Чистай шәһәре прокуроры эшмәкәрлек субъектлары һәм җирле үзидарә органнарына карата контроль чараларын үткәргәндә федераль законнарда каралган таләпләрнең мәҗбүри үтәлергә тиешлеген контрольдә тотучы органнарның җитәкчеләренә тагын бер кат искәртте.