19 майдан башлап 25 майга кадәр Казан шәһәре районнары хакимиятләрендә ТМШ, ТТК һәм идарәче оешмаларның вәкилләре белән традицион очрашулар үткәрелде. Әлеге чаралар ТР ДТИ башлыгы С.А. Крайнов, Казан ш. Башкарма комитеты җитәкчесе Д.Г. Калинкин һәм район хакимиятләре башлыклары катнашында узды. Очрашуларда шулай ук ресурссаклау предприятиеләре, күзәтчелек органнары һәм җирле үзидарә органнарының структур бүлекчәләре вәкилләре катнашты.
Очрашулар барышында районнарны санитар чистарту икеайлыгы, 2013-2014 җылылык чоры нәтиҗәләре һәм алда көтеләчәк 2014-2015 җылылык чоры буенча алып барылган әзерлек эшләре турында сөйләштеләр; ТКХ, күпфатирлы йортлар белән идарә итүче оешмаларның мәгълүматны ачуына, күпфатирлы торак йортларны капиталь төзекләндерү фондларын булдыру ысулларын гамәлгә ашыру һәм контрольдә тотуга бәйле мәсьәләләр каралды.
Фикер алышуларда ишегалларын төзекләндерү, торак йортларны капиталь яңарту, “Водоканал” МУП белән хезмәтләрдән файдаланучыларның үзара мөнәсәбәтләре белән кызыксынып торган ТМШ һәм ТТК җитәкчеләре актив катнашты. Очрашу барышында күтәрелгән мәсьәләләр, аерым вакытларын күрсәтеп, киләчәктә өйрәнү һәм хәл итү буенча контрольгә алынды.