2014 елның икенче кварталында

2014 елның 29 мае, пәнҗешәмбе

Казан ш. прокуратурасы белән килештерелгән 2014 елда юридик затларны тикшерү планы кысаларында, Казан шәһәре торак инспекциясе 8 идарәче оешмага карата планлы тикшерү үткәрде. Чаралар нәтиҗәсендә торак фондын техник эксплуатацияләүнең кагыйдәләрен һәм нормаларын бозуның 158 очрагы ачыкланды, һәркайсы буенча аларны бетерүгә карата тиешле күрсәтмәләр бирелде.

2014 елның 23 маена карата 142 бозу очрагы бетерелгән, 16сы инспекция контролендә кала бирә. Агымдагы елның июнь аенда “Азино-1 ИК” ҖЧҖ, шулай ук Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары һәм Вахитов белән Идел буе районнары Хакимиятләрен тикшерүләр планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International