КТ барышы турында мәгълүмат

2014 елның 28 мае, чәршәмбе

06.03.2014 ел, №142 ТР МК Карары нигезендә 40 муниципаль райондагы 793 торак йорт 2014 елгы  капиталь төзекләндерү программасына кертелгән. Финанслау күләме - 4,68 млрд. сум. Торак фонды мониторингы мәгълүмати-аналитик системасы күрсәткечләренә караганда, башкарылган эшләр күләме 1 767, 45 миллион сум яки программаның 38% ын тәшкил итә.

2014 елның 23 маена карата эшләр 40 муниципаль райондагы 765 күпфатирлы йортта башланган. Соңгы ике атнада тагын 17 йортта эшләр старт алган. 35 муниципаль районда (Әгерҗе, Аксубай, Актаныш, Алексеевск, Әлмәт, Апас, Арча, Баулы, Балтач, Буа, Югары Ослан, Биектау,  Чаллы шәһәре, Алабуга, Яшел Үзән,  Кама Тамагы, Кукмара, Лаеш, Лениногорск, Мамадыш, Менделеев,  Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама,  Яңа Чишмә, Нурлат, Питрәч, Балык Бистәсе, Сарман, Спас, Тәтеш, Тукай, Теләче, Чистай, Ютазы) эшләр капиталь төзекләндерү программасына кертелгән барлык йортларда да башланган.

2014 елда капиталь төзекләндерелүче йортларда башланган эшләрнең төрләре:

җылылык белән тәэмин итү системасын төзекләндерү – 189 йортта;

кайнар су белән тәэмин итү системасын төзекләндерү – 120 йортта;

салкын су белән тәэмин итү системасын төзекләндерү – 302 йортта;

су бүлү системасын төзекләндерү – 297 йортта;

электр белән тәэмин итү системасын төзекләндерү – 227 йортта;

түбәне төзекләндерү – 336 йортта;

фасадны төзекләндерү/җылыту – 381 йортта.

8 муниципаль райондагы (Апас, Бөгелмә, Биектау, Казан ш., Чаллы ш., Лаеш, Саба, Спас) 18 күпфатирлы йортта капиталь төзекләндерү программасы тәмамланган.

2014 елгы капиталь төзекләндерү барышында Татарстан Республикасының Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан 1236 тапкыр күпфатирлы йортларда тикшерү үткәрелгән, җитди бозулар буенча 12 күрсәтмә бирелгән, билгеләнгән вакытка 9 күрсәтмә үтәлгән. Калганнары ТР ДТИ контролендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International