Район суды ТМШны юкка чыгарды

2014 елның 27 мае, сишәмбе

Торакчылардан кергән мөрәҗәгатьләрне карау кысаларында “Көек” торак милекчеләре ширкәтенең торак законнарын бозып оештырылганлыгы ачыкланды, ә атап әйткәндә, аны булдыру турындагы карар милекчеләрнең азчылык тавышы нәтиҗәсендә гамәлгә ашырылган.

Әлеге факт буенча ширкәт адресына ТМШ идарәсе ысулын сайлап буенча яңадан милекчеләрнең гомумҗыелышын үткәрү буенча күрсәтмә бирелде. Әмма инспекциянең күрсәтмәсе билгеләнгән вакытка үтәлмәде, шуңа бәйле рәвештә, ТР Питрәч районы судына “Көек” торак милекчеләре ширкәтен юкка чыгару буенча шикаять юлланды. ТР Питрәч районы судының 15.04.2014 ел карары белән әлеге ширкәт ликвидацияләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International