Зәй шәһәре прокуратурасы кушуы буенча Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан Зәй шәһәренең Рафыйков, 8 һәм Энергетиклар, 6 адресы буенча урнашкан торак булмаган биналарда (кафе, кибетләр, чәчтарашханә) эшмәкәрлек эшчәнлеген башкаручы оешмаларга торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне хисаплау тәртибен тикшерү үткәрелде.
Үткәрелгән тикшерү нәтиҗәсендә торак булмаган биналар буенча ТКХ өчен түләүләрне хисаплау тәртибен бозуның түбәндәге очраклары ачыкланды: коммуналь ресурсларны исәпкә алу буенча аерым җайланмаларның төзексезлеге, “Уңайлы Йорт” ТМШ белән торак хезмәтләрен күрсәтүгә килешүләр булмау, торак булмаган биналарга ОДН хисапланмау.
Тикшерү материаллары Зәй шәһәре прокуратурасына прокурор йогынтысы чараларын кабул итүгә тапшырылды. Әлеге йортлар буенча ТКХ өчен түләүләрне кире хисаплау мәсьәләсе ТКЗТИ контролендә кала.