2014 елның 19 май көнендә Чистай ЗТИ башлыгы Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе М.Х. Губеев тарафыннан үткәрелгән торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләренә бәйле киңәшмәдә катнашты.
Киңәшмәгә Чистай шәһәренең “Медиклар йорты” микрорайонындагы КФЙ советлары рәисләре чакырылган иде, алар Башкарма комитет җитәкчесеннән һәм чарага чакырылган ресурсларны саклау һәм башка ТКХ предприятиеләре җитәкчеләреннән үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алды.
КФЙ советлары рәисләрен, нигездә, йорт яны территорияләрен төзекләндерүгә, начар юлларга, күрсәтелүче коммуналь хезмәтләрнең сыйфатына кагылышлы мәсьәләләр борчый.
Бу киңәшмәнең төп темасы ТКХ хезмәтләре буенча халыкның бурычларына багышланды.