06.03.2014 ел, № 142 ТР МК Карары нигезендә 40 муниципаль районнан 793 торак йорт 2014 елгы капиталь төзекләндерү программасына кертелгән. Финанслау күләме - 4,68 млрд. сум. Торак фонды мониторингы мәгълүмати-аналитик системасы күрсәткечләренә караганда, башкарылган эшләр күләме 1 567,79 млн. сум яки программаның 33% ын тәшкил итә.
2014 елның 16 маена карата, 40 муниципаль райондагы 761 күпфатирлы йортта эшләр башланган. Соңгы ике атнада тагын 74 йортта эшләр старт алган. 35 муниципаль районда (Әгерҗе, Аксубай, Актаныш, Алексеевск, Әлмәт, Апас, Арча, Баулы, Балтач, Буа, Югары Ослан, Биектау, Чаллы ш., Алабуга, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Кукмара, Лаеш, Лениногорск, Мамадыш, Менделеев, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Нурлат, Питрәч, Балык Бистәсе, Сарман, Спас, Тәтеш, Тукай, Теләче, Чистай, Ютазы) эшләр капиталь төзекләндерү программасына кертелгән барлык йортларда да бара.
2014 елгы капиталь төзекләндерү программасы башланган йортлардагы эшләрнең төрләре:
җылылык белән тәэмин итү системасын төзекләндерү – 172 йортта;
кайнар су белән тәэмин итү системасын төзекләндерү – 118 йортта;
салкын су белән тәэмин итү системасын төзекләндерү – 295 йортта;
субүлгеч системасын төзекләндерү – 288 йортта;
электр белән тәэмин итү системасын төзекләндерү – 211 йортта;
түбәне төзекләндерү – 330 йортта;
фасадны төзекләндерү/җылыту – 373 йортта.
8 муниципаль райондагы (Апас, Бөгелмә, Биектау, Казан ш., Чаллы ш., Лаеш, Саба, Спас) 14 күпфатирлы йортта капиталь төзекләндерү эшләре төгәлләнгән.
2014 елгы капиталь төзекләндерү барышында Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан күпфатирлы торак йортларга 1177 тикшерү үткәрелде, җитди хокук бозулар буенча 12 күрсәтмә бирелде, 9ы билгеләнгән вакытка бетерелде. Калганнары ТР ДТИ контрольлегендә.