Йорт яны территорияләренең санитар торышын һәм тышкы төзекләндерелешен тикшерү турында

2014 елның 20 мае, сишәмбе

Санитар-экологик икеайлык кысаларында торак фондына үткәрелгән планлы һәм плансыз тикшерүләр барышында Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан йорт яны территорияләренең торышына контроль ясалды.

2014 елның 1 апреленнән 14 маена кадәрге чорында ТКЗТИ инспекторлары тарафыннан Зәй, Түбән Кама һәм Яңа Чишмә районнарында барлыгы 70 йорт яны территориясе тикшерелде. 20 йорт яны территориясендә тышкы санитар торыш һәм төзекләндерү кагыйдәләрен бозу очраклары ачыкланды.

Үткәрелгән тикшерүләр һәм ачыкланган бозулар буенча идарәче оешмаларга һәм ТМШларның адресларына 52 күрсәтмә бирелде. 25 күрсәтмә буенча бозулар билгеләнгән вакытка бетерелгән, калганнарының үтәлеше ТКЗТИ контролендә.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International