Быелның 14 май көнендә Чаллы шәһәрендә Татарстан Республикасының беренче вице-премьеры А.В. Песошин һәм ТР Дәүләт торак инспекциясе башлыгы С.А. Крайнов катнашында торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.
Йортлар буенча өлкәннәр институтын оештыру буенча тәҗрибәне һәм аларның гомумйорт проблемаларын хәл итүдә катнашуын өйрәнү киңәшмәнең төп темасы булды. Чара барышында анда катнашкан Чаллы шәһәре йортларындагы өлкәннәренең дә фикерләре тыңланды.