2014 елның 8 маена карата Чистай ЗТИ караган барлык муниципаль районнарда, уртача тәүлеклек һава температурасының биш тәүлек рәттән + 8 градустан артып китүе нәтиҗәсендә, 2013-2014 елгы җылылык чорын тәмамлау карары кабул ителде.
Тулаем алганда, 2013-2014 елгы җылылык чоры ЧЗТИ караган барлык муниципаль берәмлекләрдә дә авырлыкларсыз, зур аварияләрсез һәм гадәттән тыш хәлләрсез узган, җылылык белән тәэмин итүдә өзеклекләр күзәтелмәгән.
Хәзерге вакытта идарәче оешмалар тарафыннан киләсе җылылык чорына әзерлек эшләре башланган.