Әлмәт зонасы торак инспекциясе Чирмешән муниципаль районы башкарма комитетын документар тикшерде

2014 елның 15 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Прокуратурасы белән килештерелгән юридик затларны тикшерү планы нигезендә Әлмәт ЗТИ тарафыннан Чирмешән муниципаль районы башкарма комитетына планлы документар тикшерү үткәрелде.

Тикшерү барышында документларны рәсмиләштергәндә торак бинаны торак булмаганга күчерү; биналарны кире планлаштыру һәм әлеге хезмәтләрне күрсәтү буенча административ регламентларның Россия Федерациясе Торак кодексына ярашмавы өлешендә законнарны бозу очраклары ачыкланды.

Ачыкланган очраклар буенча күрсәтмәләр бирелде, аларның үтәлеше инспекция контроленә алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International