КФЙ капиталь төзекләндерү фондын булдыру турында

2014 елның 14 мае, чәршәмбе

2014 елның 24 апрелендә Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы тарафыннан, Яшел Үзән МБ Башкарма комитеты һәм Дәүләт торак инспекциясе вәкилләре катнашында, Яшел Үзән шәһәрендәге ТМШ идарәләре рәисләре белән киңәшмә уздырылды, анда КФЙ капиталь төзекләндерү фондын булдыру мәсьәләләре каралды. Чарада 39 ТМШ идарәсе рәисе (идарәчеләре) катнашты.

Киңәшмәдә катнашучыларга шулай ук Столичная урамы буенча 6 нчы йорттагы биналарның милекчеләренең (“№4-ТМШ”) өлкәара оператор исәбендәге капиталь төзекләндерү фондын булдыру ысулын сайлавы һәм ай саен бер квадрат метр өчен 30 сум күләмендәге кертем күләмен билгеләү  карарын кабул итүләре хакында хәбәр ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International