КФЙ идарәсенә документларны тапшырмаган өчен административ җаваплылык кертелде

2014 елның 22 мае, пәнҗешәмбе

2014 елның 16 маенда Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына 2014 елның 5 маеннан № 121 – ФЗ “Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына үзгәрешләр кертү турында” федераль законы белән административ җаваплылык өлешендә “Күпфатирлы йортка техник документларны һәм мондый күпфатирлы йорт белән идарә итүгә бәйле башка документларны тапшыру турындагы законнарның таләпләрен бозу” турында 7.23.2 статьясы белән кертелгән  яңа үзгәрешләр үз көченә керә.

Әлеге статьяның санкцияләре техник документларны һәм күпфатирлы йорт белән идарә итүгә бәйле башка документларны тапшырудан баш тартучы яисә качып йөрүче гражданнарга ике мең сумнан биш мең сумга кадәр; вазыйфаи затларга – утыз меңнән кырык мең сумга кадәр; юридик затларга – йөз илле меңнән ике йөз мең сумга кадәр административ штраф салыну, һәм шулай ук элегрәк нәкъ шундый ук административ хокук бозуга юл куйган вазыйфаи затны бер елдан өч елга кадәр дисквалификацияләү белән яный.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International