Гражданнарның торак хокукларын бозу буенча административ эшләрне яңадан Чаллы ш. җәмәгать суды каравына юллау турында

2014 елның 12 мае, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Чаллы шәһәр суды, Чаллы зонасы торак инспекциясе шикаятьләрен карау нәтиҗәсендә, торак-коммуналь хезмәтләргә түләүдә гражданнарның торак хокукларын бозу буенча торак инспекциясе тарафыннан кузгатылган 5 административ эшне Чаллы ш. җәмәгать судына яңадан карауга җибәрде.

Шикаятьләрне карау барышында,  федераль суд тарафыннан идарәче компания эшендә административ хокук бозу составы булмау сәбәпле административ хокук бозу турындагы эшне туктатканда җәмәгать судьясының федераль норматив акт таләпләренең бозылуына сылтау итүе ачыкланды, әмма бу фикер нигезсез, чөнки коммуналь хезмәтләргә түләүне хисаплау тәртибен бозган өчен РФ КоАП белән җаваплылык каралмау сәбәпле, РФ субъекты – Татарстан Республикасы, үзенә йөкләнгән вәкаләтләр кысаларында, мәсьәләдәге әлеге бушлыкны ТР КоАП 2.11 статьясын гамәлгә кертү белән алмаштырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International