КТ барышы турында мәгълүмат

2014 елның 12 мае, дүшәмбе

06.03.2014, № 142 ТР МК Карары нигезендә 40 муниципаль районнан 793 торак йорт 2014 елгы капиталь төзекләндерү программасына кертелгән. Программаны финанслау күләме - 4,68 млрд. сум. Торак фонды мониторингы мәгълүмати-аналитик системасы мәгълүматлары буенча, башкарылган эшләрнең күләме 1 248,66 млн. сум яисә программаның 27% ын тәшкил итә. 

  2014 елның 30 апреленә карата, эшләр 40 муниципаль райондагы 687 күпфатирлы йортта башланган. Соңгы ике атнада тагын 91 йортта эшләр старт алган. 30 муниципаль районда (Аксубай, Актаныш, Алексеевск, Әлмәт, Апас, Арча, Баулы, Балтач, Буа,  Югары Ослан, Биектау, Алабуга, Яшел Үзән,  Кама Тамагы, Кукмара, Лаеш, Лениногорск, Мамадыш, Минзәлә, Мөслим, Яңа Чишмә, Нурлат, Питрәч, Балык Бистәсе, Сарман, Спас, Тәтеш, Тукай, Теләче, Чистай) эшләр капиталь төзекләндерү программасына кертелгән барлык йортларда да башланган.

2014 елгы капиталь төзекләндерү программасы башланган йортлардагы эшләрнең төрләре:

җылылык белән тәэмин итү системасын төзекләндерү – 115 йортта;

кайнар су белән тәэмин итү системасын төзекләндерү – 106 йортта;

салкын су белән тәэмин итү системасын төзекләндерү – 263 йортта;

субүлгеч системасын төзекләндерү – 257 йортта;

электр белән тәэмин итү системасын төзекләндерү – 182 йортта;

түбәне төзекләндерү – 266 йортта;

фасадны төзекләндерү/җылыту – 300 йортта.

2014 елгы капиталь төзекләндерү барышында Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан 1053 тикшерү үткәрелде, җитди хокук бозуларга карата 12 күрсәтмә бирелде, аларның 9ы билгеләнгән вакытка үтәлде. Калганнары ТР ДТИ контролендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International