Татарстан Республикасы Прокуратурасы белән килештерелгән 2014 елда юридик затларны планлы тикшерүләр планы нигезендә, Түбән Кама зонасы торак инспекциясе 14.04.2014 - 25.04.2014 ел чорында “Вокзальная” ТКХ ИК ҖЧҖ идарәче компаниясен, 10 күпфатирлы йорты белән берлектә тикшерде.
Үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре һәм гомумйорт милкен төзекләндерү һәм карап тоту өлешендә ачыкланган бозулар буенча РФ КоАП 7.22 статьясы буенча административ хокук бозулар турында, вазыйфаи затка 4000 сум күләмендә һәм РФ КоАП 9.16 ст. 4 ө. нигезендә юридик затка 30000 сум күләмендә административ штраф салып, 2 беркетмә төзелде.
“Вокзальная” ТКХ ИК ҖЧҖ идарәче компаниясенә инспекция тарафыннан билгеләнгән тәртиптә торак йортларны тиешле техник торышка китерү, йорт яны территорияләрендәге кече архитектура формаларын төзекләндерү һәм буяу, коммуналь ресурсларны исәпкә алу буенча гомумйорт җайланмаларын эш халәтенә китерү һәм коммерция исәбенә кую буенча күрсәтмәләр бирелде.
Әлеге күрсәтмәләрнең үтәлеше инспекция контроленә алынды.