Чаллы шәһәре идарәче компаниясенең мәгълүматны ачу стандартын тикшерү турында

2014 елның 8 мае, пәнҗешәмбе

2014 елның 22 апрелендә Чаллы зонасы торак инспекциясе, Чаллы ш. прокуратурасы белән берлектә,  “Камстройсервис” ТЭИ ҖЧҖ идарәче компаниясен 23.09.2010, № 731 РФ Хөкүмәте Карары белән расланган мәгълүматны ачу стандартын үтәү өлешендә тикшерде.

Тикшерү барышында идарәче компаниянең рәсми сайты, ТР Торак фонды мониторингы мәгълүмат порталындагы сайты, шулай ук идарәче компания бинасында урнаштырылган мәгълүмат стенды тикшерелде.

Үткәрелгән тикшерү нәтиҗәсендә идарәче компания җитәкчесенә карата РФ КоАП 7.23.1 ст. 1 ө. буенча административ эш кузгатылды. Административ эшне Чаллы зонасы торак инспекциясендә карау 2014 елның 13 маена билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International