КТ барышы турында мәгълүмат

2014 елның 6 мае, сишәмбе

06.03.2014 ел, № 142 ТР МК карары нигезендә 40 муниципаль районнан 793 торак йорт 2014 елгы капиталь төзекләндерү программасына кертелгән. Программаны финанслау күләме - 4,68 млрд. сум. Торак фонд мониторингы мәгълүмати-аналитика системасы күрсәткечләре буенча, 1 029,70 миллион сумлык эшләр башкарылган, бу программаның 22%ын тәшкил итә. 

2014 елның 25 апреленә карата эшләр 40 муниципаль райондагы 645 күпфатирлы йортта башланган. Соңгы ике атнада тагын 113 йортта эшләр старт алган. 27 муниципаль районда (Аксубай, Актаныш, Алексеевск, Апас, Арча, Баулы, Балтач, Буа, Югары Ослан, Биектау, Алабуга, Яшел Үзән,  Кама Тамагы, Кукмара, Лаеш, Мамадыш, Минзәлә, Мөслим, Яңа Чишмә, Нурлат, Питрәч, Балык Бистәсе, Сарман, Спас, Тәтеш, Теләче, Чистай) капиталь төзекләндерү программасына кертелгән барлык йортларда да эшләр бара.

2014 елда капиталь төзекләндерелүче йортлардагы эш төрләре:

җылылык белән тәэмин итү системасын төзекләндерү – 107 йортта;

кайнар су белән тәэмин итү системасын төзекләндерү – 101 йортта;

салкын су белән тәэмин итү системасын төзекләндерү – 245 йортта;

су бүлү системасын төзекләндерү – 243 йортта;

электр белән тәэмин итү системасын төзекләндерү – 178 йортта;

түбәне төзекләндерү – 236 йортта;

фасадны төзекләндерү/җылыту –  259 йортта.

2014 елгы капиталь төзекләндерү барышында Татарстан Республикасының Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан күпфатирлы йортларда 982 тапкыр тикшерү уздырылды, җитди бозулар буенча 12 күрсәтмә бирелде, 8 күрсәтмә билгеләнгән вакытка үтәлде. Калган барлык бетерелмәгән бозулар ТР ДТИ контролендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International