Алабуга шәһәрендәге идарәче оешмаларны планлы тикшерү турында

2014 елның 5 мае, дүшәмбе

Татарстан Республикасы прокуратурасы белән килештерелгән 2014 елда юридик затларны планлы тикшерү планы нигезендә, Алабуга зонасы торак инспекциясе тарафыннан “Жилсервис” идарәче компаниясе” ҖЧҖгә тикшерү үткәрелде.

Әлеге тикшерү нәтиҗәсендә торак фондыннан техник файдалануның кагыйдәләрен һәм нормаларын бозу очраклары ачыкланды һәм аларны бетерү турында тиешле 10 күрсәтмә бирелде.

Тикшерү кысаларында “Жилсервис” ИК” ҖЧҖ вазыйфаи заты административ җаваплылыкка тартылды, РФ КоАП 7.22 ст. буенча 2 беркетмә төзелде, АЗТИ башлыгы Р.В.Әхмәдиев тарафыннан гомуми суммасы 8000 сумлык штраф салыну белән, административ җаваплылык карары чыгарылды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International