Казан торак инспекциясенең дус коллективы ел саен табигатьне саклау буенча үткәрелүче “Урман утырту көне” акциясендә катнашты.

2014 елның 30 апреле, чәршәмбе

Казан торак инспекциясенең дус коллективы ел саен табигатьне саклау буенча үткәрелүче “Урман утырту көне” акциясендә катнашты. Чара Казан шәһәренең Совет районында урнашкан Дәрвишләр бистәсенең Каенлык аланында узды.

Акция ТР Министрлар Кабинеты инициативасы белән оештырылды, һәм анда ТР Дәүләт Советы депутатлары, республика министрлыкларының һәм ведомстволарының вәкилләре, шулай ук башкаладагы ВУЗларның студентлары катнашты.

Инде күркәм гадәткә әверелгән акция гомумшәһәр өмәсе кысаларында узды, республиканың барлык кишәрлекләрендә ул көнне агач утыртучылар саны 500 меңнән артты. Алар, якынча исәпләүләр буенча, 3 миллион тирәсе агач утырткан.

Алмашынып торучы һава шартларына карамастан, чара бик күңелле атмосферада узды, теләге булган һәркемгә кайнар эчемлекләр тәкъдим ителде, ә иң чаяларга атаклы музыкаль хитларны башкаруда да үз көчләрен сынап карау мөмкинлеге тудырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International