Чистай ЗТИ үз карамагындагы муниципаль районнарның Башкарма комитетларына планлы тикшерүләр үткәрә

2014 елның 2 мае, җомга

Юридик затларны тикшерү буенча ТР Прокуратурасы белән килештерелгән план нигезендә, 2014 елның 14-18 апрель көннәрендә ЧЗТИ Чистай районы Башкарма комитеты документларына планлы тикшерү үткәрде. 

Тикшерү барышында торак законнарының торак бинаны торак булмаган бинага күчерү; торак биналарны кире үзгәртеп кору һәм киредән планлаштыру буенча документларны  рәсмиләштерү өлешендә бозулар ачыкланды. Шулай ук әлеге муниципаль хезмәтләрне күрсәтүнең административ регламентларының РФ Торак кодексына туры килмәвенең аерым очраклары билгеле булды.

Ачыкланган бозуларны бетерү турында күрсәтмәләр бирелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International