Торак хезмәтләренә хисапланган түләүләрнең нигезле булу-булмавына карата Зәй шәһәренең Перспективная урамының №1а шәхси торак йортында яшәүчеләрдән кергән мөрәҗәгатьне карау нәтиҗәләре буенча, Түбән Кама торак инспекциясе гражданнарның торак хокуклары бозылу очракларын ачыклады.
Үткәрелгән тикшерү нәтиҗәсендә, йортта яшәүчеләргә “Әрҗә мәйданчыкларын җыештыру”, “ККК чыгару һәм юк итү” хезмәтләренең күрсәтелмәве ачыкланды, әмма әлеге хезмәтләр өчен торакчыларга 2013 һәм 2014 елларда түләүләр хисапланган.
Инспекция үткәргән тикшерү нәтиҗәләре буенча, Перспективная урамының №1а шәхси торак йортында яшәүчеләргә күрсәтелмәгән хезмәтләргә түләнгән 5939,58 сумлык гомуми сумма кире хисапланды. 2014 елның 1 апреленнән башлап, әлеге йортта яшәүчеләргә мондый торак хезмәтләре буенча түләүләр хисапланмый.
Ачыкланган бозулар турындагы тикшерү материаллары прокурор катнашындагы чаралар күрелү өчен Зәй шәһәре прокуратурасына тапшырылды.