ТР Президенты Указы нигезендә 2014 ел “ТКХ елы” дип билгеләнде, шуңа бәйле рәвештә? 2014 елның 18 апрелендә шәһәр хакимиятенең кече залында 10.00 сәгатьтә район башлыгының халык белән торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләренә кагылышлы дүртенче очрашуы булып узды. Турыдан-туры элемтәдә “3-31-78 кайнар линиясе” буенча халыктан шалтыратулар кабул ителде. Чакырылган кунаклар арасында Алабуга зонасы торак инспекциясе башлыгы Рәфыйкъ Вәгыйзь улы Әхмәдиев актив катнашты.
Очрашу нәтиҗәләре буенча гражданнардан кергән 5 мөрәҗәгать вазыйфаи затларга карата административ чаралар күрү өчен торак инспекциясе контрольлегенә алынды. Калган мәсьәләләр халыкка күрсәтелүче коммуналь ресурсларның сыйфатына, кайнар һәм салкын су белән тәэмин ителешкә бәйле иде.
Шул ук көнне, 14.00 сәгатьтә Алабуга шәһәренең Мәдәният сараенда Алабуга муниципаль берәмлеге башлыгы Г.Е.Емельяновның күпфатирлы йортларның советлары рәисләре белән районның социаль-икътисади үсеше, шул исәптән ТКХ өлкәсенең модернизациясе мәсьәләләренә багышланган очрашуы булып узды.