Әлмәт ЗТИ, №731 РФ ХК нигезендә, йорт идарәчеләренең үз эшчәнлекләренә кагылышлы мәгълүматны ачуын тикшерде
Әлмәт зонасы торак инспекциясе Әлмәт муниципаль районы ТМШлары тарафыннан мәгълүматны ачуның 2010 елның 23 сентябреннән № 731 Россия Федерациясе Хөкүмәте Карары белән расланучы стандартлары үтәлешен тикшерде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча үз эшчәнлегенә кагылышлы мәгълүматны тулы күләмдә ачмаган 11 ТМШга күрсәтмәләр бирелде.
Әлеге күрсәтмәләрнең үтәлеше инспекция контрольлегендә.