Бөгелмә зонасы торак инспекциясенә Самара өлкәсенең Төньяк-Көнчыгыш ДТИ Идарәсе баш белгече Клесов Владимир Николаевич килде

2014 елның 24 апреле, пәнҗешәмбе

Бөгелмә зонасы торак инспекциясенә Самара өлкәсенең Төньяк-Көнчыгыш ДТИ Идарәсе баш белгече Клесов Владимир Николаевич килде

Эш тәҗрибәсе белән уртаклашу максатында, Бөгелмә зонасы торак инспекциясенә Самара өлкәсенең Төньяк-Көнчыгыш ДТИ Идарәсе баш белгече Клесов Владимир Николаевич килде. Очрашу барышында күтәрелгән төп мәсьәләләр каралучы мөрәҗәгатьләрнең санына, бер инспекторга туры килүче йортларның һәм мәйданнарның күләменә, ТКХ мониторингы системасында эшләүгә, ЭДО системасында эшләүгә һ.б. кагылды.

Самара өлкәсеннән килгән хезмәттәш Азнакай һәм Бөгелмә шәһәрләрендәге күләмле капиталь төзекләндерүләр турында уңай фикерләрен җиткерде. Самара өлкәсенең  ДТИ КФЙ ясалучы капиталь төзекләндерү сыйфатын 185-ФЗ нигезендә тикшерми, һәм шулай ук ТКХ өчен түләүләр буенча мөрәҗәгатьләрне карамый.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International