Гвардейская урамының 52 нче йортындагы фатирларның берсендә законсыз кире планлаштыру һәм инженерлык коммуникацияләрен яңартып кору эшләре аркасында күрше фатирлар җылысыз калган

2014 елның 23 апреле, чәршәмбе

Казан шәһәре торак инспекциясенә Гвардейская урамының 52 нче торак йортында яшәүчеләрдән кергән мөрәҗәгатьләр буенча шәхси фатирларны нормативсыз җылытуга карата инспекция хезмәткәрләре тарафыннан, хезмәт күрсәтүче оешма һәм “Гвардейская” ТКХ ИК” ҖЧҖ вәкилләре белән берлектә, урынга чыгып тикшерү үткәрелде. Тикшерүләр нәтиҗәсендә 5 нче катта урнашкан фатирда эшчеләр бригадасы тарафыннан инженерлык коммуникацияләрен кире планлаштыру һәм яңартып кору эшләре алып барылганлыгы ачыкланды. Әмма бу фатирга үтеп керү мөмкин булмады. Түбән катлардагы фатирларны җылылык белән тәэмин итүдәге проблемаларны хәл итү өчен тиз арада чаралар күрергә кирәк булгач, фатирга үтеп керү һәм җылылык белән тәэмин итү буенча уртак эшләр башкару буенча Совет районы Хакимияте вәкилләрен һәм полиция бүлегенең участок инспекторын җәлеп итеп, тагын бер тикшерү үткәрү карары кабул ителде.

Фатирны тикшергәннән соң, бүлмә ишеге уемнарын демонтажлау һәм үзлектән күчерү юлы белән кире планлаштыру һәм кухня ягындагы үзәк җылыту секцияләрен яңартып кору очрагы буенча акт документлары рәсмиләштерелде. Фатирның милекчесе РФ КоАП 7.21 ст. буенча административ җаваплылыкка тартылды, аңа өстәмә рәвештә әлеге эшләрне килештерү процедуралары һәм проект документларының мәҗбүри теркәлергә тиешлеге турында аңлатылды. Моннан тыш, “Казан” ТРК телеканалының “Столица” программасы эфирында әлеге тикшерүгә багышланган һәм башка шундый ук фактларга нигезләнгән сюжет күрсәтелде. Инспекция башлыгы әлеге мәсьәлә буенча интервью бирде, анда мондый хокук бозуларның шәһәрнең ТКХ өлкәсендәге җитди проблемаларның берсенә әверелүенә зур басым ясалды, мондый төзелеш эшләрен үткәрүгә тиешле белемнәре булмаган шәһәрлеләр еш кына үзләренең генә түгел, күршеләренең дә иминлеген куркыныч астына куя.

Моңа охшаш хәлләрдә милекчеләргә үзләренең идарәче компанияләренә яисә ТМШ (ТТК) рәисенә беренчел карап тикшерү актын төзү өчен һәм, бозулар ачыкланган очракта, дәүләт торак күзәтчелеге органнарына әлеге фактка карата административ эш ачу һәм башкарылган эшләрне законлаштыруга карата алга таба килештерү эшләрен үткәрү, ә әгәр дә андый мөмкинлек булмаганда, ачыкланган бозуларны бетерү өчен язмача мөрәҗәгать юлларга киңәш ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International