2014 елның 16 апрелендә ЧЗТИ Алексеевск районындагы ТМШлары тарафыннан мәгълүматны ачуга карата 23.09.2010 ел, №731 РФ Хөкүмәте Карары белән расланган стандартларның сакланмавы буенча элегрәк бирелгән күрсәтмәләрнең үтәлешен тикшерде.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча, “Набережная” ТМШ һәм “Павелкина” ТМШ рәисләренең билгеләнгән вакытка күрсәтмәләрне үтәмәве ачыкланды, алар “Торак фонды мониторингы” мәгълүмати-аналитика системасына кирәкле мәгълүматны тулы күләмдә урнаштырмаган. Бу ТМШларның җитәкчеләренә карата РФ КоАП 19.5 ст. 1 өлеше буенча беркетмәләр тутырылды.