Казан шәһәренең Ак. Королев урамындагы №34 йортта яшәүчедән кергән, «НОВЫЙ КАЗАНСКИЙ» ТМШ идарәсенә рәис сайлауның законлы булу-булмавы мәсьәләсенә кагылышлы мөрәҗәгатьне карау кысаларында, идарә рәисенең әлеге күпфатирлы йорттагы бинаның милекчесе булмавы ачыкланды. РФ ТК 143, 147 ст. нигезендә бары тик ТМШ булдырылган күпфатирлы йорттагы бинаның милекчесе генә ТМШ идарәсенең рәисе була ала.
2013 елның 7 октябрендә Казан шәһәренең Мәскәү районы судына Инспекция тарафыннан «НОВЫЙ КАЗАНСКИЙ» ТМШ идарәсенә рәис сайлау буенча милекчеләрнең гомуми җыелышы карарын гамәлсез дип табу турында шикаять гаризасы юлланды. 2014 елның 11 мартында Казан шәһәренең Мәскәү районы суды ТР ДТИ гаризасын канәгатьләндерде, «НОВЫЙ КАЗАНСКИЙ» ТМШ идарәсенә рәис сайлау буенча милекчеләрнең гомуми җыелышы карары гамәлсез дип табылды.