2014 елның 16 апрелендә “Татарстан – яңа гасыр” Республика иҗтимагый хәрәкәтенең «IT-ДИАЛОГ» проектын гамәлгә ашыру кысаларында торак законнарына багышланган вебинар узды.

2014 елның 18 апреле, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе башлыгы урынбасары Ф.М. Низамов «Торак-коммуналь хезмәтләрен алу буенча кулланучыларның хокукларын яклау» темасы белән чыгыш ясады. Бу тема бик катлаулы һәм проблемалы, чөнки кешенең нинди фатирда яисә йортта яшәвенә, аның нинди статуска ия булуына һәм мөмкинлекләренә бәйле, барысының да диярлек торак-коммуналь хезмәтләрнең сыйфатына карата дәгъвасы бар. Фәнис Миннислам улы (сүз уңаеннан, “ТЯГ” Хәрәкәтенең Сәяси советы Башкарма комитетының элеккеге рәисе) идарәче оешмаларның күпфатирлы йортлар белән идарә итүдәге һәм халыкка торак-коммуналь хезмәтләрне күрсәтүдәге эшенең нәтиҗәлелеге, күпфатирлы йортларны капиталь төзекләндерү буенча республика программасы, ачык булу, ягъни идарәче компанияләргә карата булган ышаныч дәрәҗәсе турында сөйләде. Тыңлаучыларны шулай ук торак йортны карап тотуга, агымдагы төзекләндерүгә юнәлдерелүче акча суммаларының максатчан файдаланылуы, йортның капиталь төзекләндерелеше өчен түләүнең максатчанлыгы мәсьәләләре дә кызыксындырды.

Ф.М. Низамов вебинарда катнашкан һәркемнең соравына җавап бирде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International