Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 06.03.2014 елдан №142 Карары нигезендә 2014 елдагы кыска вакытлы капиталь төзекләндерү программасына Зәй, Түбән Кама һәм Яңа Чишмә районнарыннан 97 күпфатирлы йорт кертелгән, шул исәптән: Түбән Кама МБ – 79 йорт, Зәй МБ – 17 йорт, Яңа Чишмә МБ – 1 йорт.
2014 елның 16 апреленә карата 97 күпфатирлы йорттагы барлык биналарның милекчеләре капиталь төзекләндерү фондын булдыруның өлкәара оператор исәбендәге ысулын сайлаган.
Барлык өч муниципаль районда да капиталь төзекләндерү программасын гамәлгә ашыруда катнашу өчен квалификацияле рәвештә подрядчы оешмалар сайлап алынган.
2014 елның 16 апреленә карата Түбән Кама торак зонасы инспекциясе тарафыннан 49 йортта гомуми милекне капиталь төзекләндерүгә карата подряд килешүләре теркәлгән.
Бүгенге көндә эшләр 50 күпфатирлы йортта башланган, шул исәптән: Түбән Кама МБ – 40 йортта, Зәй МБ – 9 йортта, Яңа Чишмә МБ – 1 йортта