Казан шәһәренең Ю. Фучик урамы буенча 83 нче йортта яшәүчеләрнең мөрәҗәгатен карау барышында Үзәк инспекторлык бүлеге әлеге күпфатирлы йорттагы биналарның милекчеләре 2013 елның 9 ноябреннән “Хаус Групп” ҖЧҖенә йортның лифт кабиналарына мәгълүмати-реклама элмә такталарын урнаштырырга рөхсәт биргән гомуми җыелышның беркетмәсе ялган, фальсификацияләнгән, Ю.Фучик урамы буенча 83 нче йорттагы биналарының милекчеләренең башка гомуми җыелышындагы беркетмәсендәге һ.б. документлардагы имзаларны файдаланып ясалган булуын ачыклады.
Казан шәһәренең Идел буе районы прокурорына прокурор катнашуындагы чаралар күрү өчен хат юлланды.