Торак-коммуналь хезмәтләр өчен хисапланган түләүләр буенча мөрәҗәгатьләрне карау барышында Чаллы зонасы торак инспекциясе тарафыннан түбәндәге хокук бозу төрләре ачыклана. Чаллы шәһәре хисап үзәге тарафыннан ОДН түләүләрен исәпләүдә файдаланылучы мәйданнар торак йортның техник паспортындагы ОДН түләүләре өчен күрсәтелгән мәйданнарга туры килми. Торак йортның техник паспорты озак вакытка кадәр сакланучы документ булып тора һәм техник торышның үзгәрүенә, капиталь төзекләндерүнең башкарылуына яисә реконструкцияләнүенә карап төзәтмәләр кертелә. Инспекция тарафыннан торак йортларның техник паспортларына төзәтмәләр кертүгә күрсәтмәләр бирелә.