КТ барышы турында мәгълүмат

2014 елның 14 апреле, дүшәмбе

06.03.2014 елдан, №142 ТР МК Карары нигезендә 40 муниципаль райондагы 793 торак йорт 2014 елгы  капиталь төзекләндерү программасына кертелгән. Финанслау күләме - 4,68 млрд. сум.

2014 елның 11 апреленә карата эшләр 39 муниципаль райондагы 532 күпфатирлы йортта башланган. Соңгы ике атнада 78 йортта эшләр старт алган. 20 муниципаль районда (Аксубай, Актаныш, Алексеевск, Апас, Арча, Баулы, Буа, Югары Ослан, Биектау, Лаеш, Мамадыш, Минзәлә,  Яңа Чишмә, Нурлат, Питрәч, Балык Бистәсе, Сарман, Тәтеш, Теләче, Чистай) эшләр капиталь төзекләндерү программасына кертелгән барлык йортларда да башланган.

2014 елда капиталь төзекләндерелүче йортларда башланган эшләрнең төрләре:

җылылык белән тәэмин итү системасын төзекләндерү – 86 йортта;

кайнар су белән тәэмин итү системасын төзекләндерү – 98 йортта;

салкын су белән тәэмин итү системасын төзекләндерү – 216 йортта;

су бүлү системасын төзекләндерү – 194 йортта;

электр белән тәэмин итү системасын төзекләндерү – 152 йортта;

түбәне төзекләндерү – 161 йортта;

фасадны төзекләндерү/җылыту – 219 йортта.

2014 елгы капиталь төзекләндерү барышында Татарстан Республикасының Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан 869 тапкыр күпфатирлы йортларда тикшерү үткәрелгән, җитди бозулар өчен 11 күрсәтмә бирелгән, билгеләнгән вакытка 8 күрсәтмә үтәлгән. Калганнары ТР ДТИ контролендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International