Бөгелмә зонасы торак инспекциясе Урыссудагы күпфатирлы торак йортларны тикшерде

2014 елның 11 апреле, җомга

Бөгелмә зонасы торак инспекциясе, Ютазы  муниципаль районының Башкарма комитеты белән берлектә, Урыссу шәһәр тибындагы поселыгындагы 2014 елгы капиталь төзекләндерү программасына кертелгән 10 күпфатирлы йортны тикшерде.

Тикшерү барышында түбәндәге бозулар ачыкланды:

- Урыссу урамында урнашкан 30 нчы һәм 32 нче йортларның чормалары төзелеш калдыкларыннан үз вакытында чистартылмый;

- Пушкин урамында урнашкан 107 нче һәм 109 нчы йортларда керү юллары өстендә торакчыларның иминлеге өчен кирәкле булган япмалар урнаштырылмаган.

Ачыкланган бозуларны бетерүгә карата күрсәтмәләр бирелде.

Мондый комиссия тикшерүләре атна саен уздырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International