Чистай зонасы торак инспекциясе, 2014 елда күпфатирлы торак йортларны капиталь төзекләндерү программасы кысаларында, Аксубай, Алексеевск, Нурлат, Спас һәм Чистай районнарында 44 йортның төзекләндереләчәклеге турында хәбәр итә.
Хәзерге вакытта инспекция тарафыннан капиталь төзекләндерү программасына кертелгән барлык йортлар буенча подрядчы оешмаларны сайлап алу һәм подряд килешүләрен теркәү эшләре төгәлләнгән. 39 йортта эшләр инде башланган. Алексеевск һәм Нурлат районнарында эшләрнең бер өлеше төгәлләнгән дә. ЧЗТИ башкарылган эшләрнең КС-2 актын кабул итеп алырга әзер.