“Күпфатирлы йортлар белән идарә итү өлкәсендә эшчәнлек башкаручы оешмалар тарафыннан мәгълүматны ачуның стандартын раслау турында”гы 23.09.2010 елдан, №731 РФ Хөкүмәте Карары нигезендә, Бөгелмә зонасы торак инспекциясе 2013 елда мәгълүматны ачу буенча идарәче компанияләрне һәм ТМШларны тикшерде.
Тикшерү барышында Азнакай районындагы “Квартал 28”, “Жилищный сервис”, “Восход”, Лениногорск районындагы “Наш дом”, “Мечта 2”, “Восход”, “Радуга”, Зеленая роща саласындагы “Радуга”, Ютазы районындагы “Маяк”, Баулыдагы “Наш двор” торак милекчеләре ширкәтләрендә мәгълүматны ачуның тулы күләмдә башкарылмавы ачыкланды.
Ачыкланган бозуларга карата барлык ТМШ вәкилләренә аларны бетерү буенча күрсәтмәләр бирелде.