Татарстан Республикасы Прокуратурасы 2014 ел өчен раслаган юридик затларны һәм эшмәкәрлек эшчәнлеге субъектларын тикшерү планы нигезендә 2014 елның 20 мартыннан 29ына кадәр Түбән Кама зонасы торак инспекциясе РФ торак законнарының муниципаль торак фондын исәптә тоту, торак бинаны торак булмаган бинага һәм торак булмаган бинаны торак бинага күчерү, торак биналарны үзгәртеп коруны һәм (яки) кире планлаштыруны килештерү, муниципаль торак фондының торак биналарын билгеләнгән тәртиптә яшәү өчен яраксыз дип табу һәм күпфатирлы йортны аварияле һәм сүтелергә яисә реконструкцияләнергә тиешле дип табу, муниципаль торак контролен башкару, энергияне саклау һәм энергиянәтиҗәлелекне арттыру буенча чаралар үткәрү өлешендә таләпләрнең үтәлүенә карата Яңа Чишмә муниципаль районы Башкарма комитетын тикшерде.
Үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре буенча Яңа Чишмә муниципаль районының Башкарма комитетына инспекция тарафыннан ачыкланган хокук бозуларны бетерүгә карата 4 күрсәтмә бирелде.