Үзәк инспекторлык бүлеге Кукмара районы Сазтамак поселогының Вокзал урамы буенча 2 нче йортта яшәүчеләрнең йортның канәгатьсез торышы буенча мөрәҗәгатьләрен карады.
Әлеге йортның төп конструктив элементларының канәгатьсез торышын исәпкә алып, ТР ДТИ Кукмара муниципаль районының Ведомствоара комиссиясе утырышында Сазтамак поселыгының Вокзал урамы буенча икенче йортны яшәү өчен яраксыз дип табу мәсьәләсен карауны тәкъдим итте.
ТР ДТИ китергән дәлилләрне исәпкә алып, Кукмара муниципаль районының Ведомствоара комиссиясе үзенең 10.07.2014 ел, №350 карары белән әлеге йортны яшәү өчен яраксыз һәм сүтелергә тиешле дип тапты.