КТ барышы турында мәгълүмат

2014 елның 9 апреле, чәршәмбе

ТР Министрлар Кабинетының 06.03.2014 ел, №142 Карары нигезендә 40 муниципаль райондагы 793 торак йорт 2014 елгы капиталь төзекләндерү программасына кертелгән. Программаны финанслау күләме - 4,68 млрд. сум.

  2014 елның 4 апреленә карата 38 муниципаль райондагы 483 күпфатирлы йортта эшләр башланган. Соңгы ике атнада тагын 51 йортта эшкә керешкәннәр. 17 муниципаль  районда (Аксубай, Актаныш, Алексеевск, Апас, Арча, Баулы, Буа,  Югары Ослан, Биектау, Лаеш, Яңа Чишмә, Нурлат, Питрәч, Балык Бистәсе, Тәтеш, Теләче, Чистай) эшләр капиталь төзекләндерү программасына кертелүче барлык йортларда да бара.

2014 елгы капиталь төзекләндерү буенча йортларда башланган эш төрләре:

җылылык белән тәэмин итү системасын төзекләндерү – 75 йортта;

кайнар су белән тәэмин итү системасын төзекләндерү – 94 йортта;

салкын су белән тәэмин итү системасын төзекләндерү – 200 йортта;

су бүлү системасын төзекләндерү – 181 йортта;

электр белән тәэмин итү системасын төзекләндерү – 139 йортта;

түбәне төзекләндерү – 139 йортта;

фасадны төзекләндерү/җылыту – 205 йортта.

2014 елгы капиталь төзекләндерү барышында Татарстан Республикасының Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан күпфатирлы йортларда 833 тикшерү үткәрелгән, җитди бозулар буенча 11 күрсәтмә бирелгән, аларның 8е тиешле вакытка бетерелгән. Калганнары ТР ДТИ контролендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International