Алабуга зонасы торак инспекциясе идарәче компанияләрнең һәм ТМШларның эшчәнлегендә мәгълүматны ачуны контрольдә тоту буенча чаралар үткәрде

2014 елның 8 апреле, сишәмбе

Алабуга зонасы торак инспекциясе, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 23.09.2010 елдан №731 карары белән расланган күпфатирлы йортлар белән идарә итү өлкәсендә эшчәнлек алып баручы оешмалар тарафыннан Мәгълүматны ачу стандарты нигезендә,   АЗТИ караган Әгерҗе, Алабуга, Мамадыш, Менделеевск районнарындагы идарәче оешмаларның һәм ТМШларның эшчәнлегендә мәгълүматны ачуны контрольдә тоту буенча чаралар үткәрде.

Нәтиҗәдә юридик затларга карата 12 күрсәтмә бирелде. Алабуга шәһәренең күрсәтмәләрне вакытында үтәмәгән “Домовой” һәм “Иске шәһәр” торак милекчеләре ширкәтләренең ике юридик затына карата РФ КоАП 19.5 ст. буенча беркетмәләр төзелде, алар җәмәгать суды каравына юнәлдерелде.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International