2014 елның кар эрү чорында торак йортларны карап тотуны һәм файдалануны тикшерү турында

2014 елның 8 апреле, сишәмбе

Алабуга зонасы торак инспекциясе тарафыннан идарәче оешмалар һәм торак милекчеләре ширкәтләре карамагында булган күпфатирлы торак йортларны карап тоту һәм файдалану өлкәсендәге таләпләрнең үтәлешен контрольдә тоту буенча чаралар үткәрелде.

Чараларны үткәрү барышында күпфатирлы йортларның түбәләренең, кыекларының, керү төркемнәренең, йорт яны территорияләренең торышы, техник хезмәт күрсәтүнең һәм күпфатирлы йортларның түбәләрен карап тотуның  сыйфаты, шулай ук, махсус оешмалар тарафыннан үткәрелгән тикшерүләрнең нәтиҗәләре белән берлектә, күпфатирлы торак йортларның җилләткеч каналлары  тикшерелде.

Тикшерүләрнең нәтиҗәләре буенча, АЗТИ караган районнар - Әгерҗе, Мамадыш, Менделеевск, Алабуга шәһәрләрендәге алты идарәче компаниянең вазыйфаи һәм юридик затларына карата торак йортларның түбәләрен һәм йорт яны территорияләрен кар эрү чорында тиешенчә карап тотмаган өчен 13 административ эш ачылды, гомуми суммасы 36 000 сумлык административ штрафлар салыну турында карарлар чыгарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International