2013 елда Казан шәһәренең торак фондын капиталь һәм тышкы төзекләндерү программаларын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре буенча ТКХ хезмәткәрләрен бүләкләү турында

2014 елның 4 апреле, җомга

Шәһәрнең башкарма комитетында 2013 елгы капиталь төзекләндерүгә тантаналы рәвештә нәтиҗә ясалды һәм иң яхшы подрядчы оешмалар билгеләнде. Бүләкләү тантанасын Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Денис  Калинкин уздырды.

Узган елда 159 күпфатирлы йорт, 19 гомумбелем бирү учреждениесе капиталь төстә яңартылган. 700 тирәсе күпфатирлы йорт подъезды арбада йөрүче инвалидлар өчен көйләнгән, ә 6 күпфатирлы йортта начар күрүче гражданнар өчен тиешле шартлар булдырылган.

Капиталь төзекләндерү эшләрен башкарудан гайре документларны формалаштыру буенча да зур эш башкарылган. ТР Дәүләт торак инспекциясе башлыгы – ТР баш дәүләт торак инспекторы Сергей Крайнов хәбәр иткәнчә, капиталь төзекләндерү заказчысы тарафыннан 798 җитешсезлек исемлеге әзерләнгән, 37 подрядчы оешмага капиталь төзекләндерүдә катнашуга рөхсәт бирелгән, 629 подряд килешүе төзелгән, ә подрядчы оешмалар белән башкарылган эшләргә карата 2545 акт төзелгән. “Тулаем алганда барлык катнашучылар да куелган бурычларны үтәде. Эшләр вакытлары бозылмыйча һәм яхшы сыйфатлы итеп башкарылды. Быелгылары да шундый ук сыйфатта һәм үз вакытында башкарылыр дип өметләнәм”, - диде ТР баш дәүләт торак инспекторы.

2013 елның намуслы подрядчы оешмалары исемлегенә “Ремстройсервис” ҖЧҖ кертелгән, ул барлык эшләрне дә билгеләнгән вакытка югары сыйфат белән башкарган. Моннан тыш, компаниягә карата гражданнар тарафыннан да шикаятьләр белдерелмәгән. Намуссыз подрядчылар исемлеге дә тагын бер оешмага арткан -Стройфингрупп” ҖЧҖ ул эшләрне сыйфатсыз башкарган һәм эш графикларын бозган.

Казан шәһәрендә капиталь төзекләндерү программасын гамәлгә ашыруда зур өлеш керткәне өчен КДТИ башлыгы урынбасары Д.В.Демагин  Казан шәһәре Башкарма комитеты Җитәкчесенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде һәм шулай ук инспекциянең 3 хезмәткәренә Казан шәһәре МББК ТКХ Комитетының мактау грамоталары бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International