Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 28.12.2013 елдан “Күпфатирлы торак йорт эчендә кулланылган электр энергиясе, салкын һәм кайнар су чыгымнарын билгеләү турында”гы №1079 Карары үз көченә керү белән, Түбән Кама зонасы торак инспекциясенә гражданнардан керүче коммуналь хезмәтләргә хисапланган түләүләрнең нигезлелегенә карата мөрәҗәгатьләр саны артты. Аларның күпчелеге нигездә коммуналь ресурслар буенча шәхси исәп җайланмалары белән җиһазландырылмаган фатирларда зур ОДН хисаплануга кагыла.
2014 елның 1 нче кварталында Түбән Кама зонасы торак инспекциясенә гражданнардан барлыгы 181 мөрәҗәгать кергән, аларның 37се ТКХ өчен хисапланган түләүләргә кагыла.
ТКХ өчен хисапланган түләүләргә кагылышлы мөрәҗәгатьләрне карау нәтиҗәсендә ачыкланган бозуларны бетерү буенча идарәче оешмаларга 16 күрсәтмә бирелгән, ТР КоАП 2.11 ст. һәм РФ КоАП 19.5 ст., 1 өлеше буенча административ хокук бозулар турында 6 беркетмә төзелгән, гомуми суммасы 34,5 мең сумлык штраф салынган.
Кабул ителгән мөрәҗәгатьләрне карау нәтиҗәләре буенча торакчыларга гомуми суммасы 130789,0 сумлык коммуналь хезмәтләр өчен элегрәк хисапланган түләүләр кире исәпләнгән.