Балык Бистәсе муниципаль районы территориясендә дәүләт торак күзәтчелеге буенча чаралар үткәргәндә, Балык Бистәсе ш.т.б. Совет урамы буенча “Гражданнарны аварияле торак фондыннан күчерү” программасы буенча төзелгән һәм 2011 елда файдалануга тапшырылган 31 нче йортта РФ Торак Кодексының (161 ст.) таләпләрен бозып, биналарның милекчеләре тарафыннан идарә итү ысулы сайланмаганлыгы, ә җирле үзидарә органы – Балык Бистәсе шәһәр җирлеге башкарма комитеты тарафыннан идарәче оешмаларны сайлау буенча ачык конкурс үткәрелмәгәнлеге ачыкланды.
Балык Бистәсе муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчелегенә биналарның милекчеләре тарафыннан күпфатирлы йорт белән идарә итү ысулын сайлау буенча эшләрне оештыру турында хат юлланды.
2013 елның 20 декабрендә биналарның милекчеләре гомуми җыелышта күпфатирлы йорт белән идарә итүнең турыдан-туры идарә ысулын сайлаган.